Меңләгән еллар дәвамында ,төрки һәм мөселман халыкларының рухына туры килгәнлектән, Нәүрүзне дистәләгән илләрдә уздыралар. Нәүрүз ул –Яңа ел, көн белән төн тигезләшкән вакыт,ул игелек бәйрәме, кешеләр берберләренә булган үпкәләрне онытып,бу көнне дустанә мөнәсәбәтләрен ныгытканнар. Шулай ук,бәйрәмебезнең төп кунагы булган,Яз кызы –Нәүрүзбикә дә үз чиратында,бар халыкны бәйрәм белән котлады,балаларга табышмаклар әйттерде –бүләкләр өләште. Бәйрәмебез кунаклары өчен төрле-төрле милли уеннар,берсеннән берсе матур җырлар,дәртле биюләр яңгырады. Тәмле исләрен чыгарып кайнар коймак,хуш исле үлән чәе һәм инде бәйрәмебезнең символы булган Карга боткасы,яки,икенче торле әйткәндә “Дуслык “ боткасыннан да авыз иттеләр.Районыбызның үзешчән артистлары чыгышы уеннар белән үрелеп барды.Бу көнне кояшның якты елмаюы,көннең матур булуы бәйрәмгә тагын да ямь өстәде.