АШЫТ мәдәният-спорт комплексында Әтнә муниципаль районы укучылары арасында XIX Спартакиада кысаларында Ватанны саклаучылар елына багышланган шахмат буенча ярышлар узды. Ярышта гомуми белем бирү мәктәпләреннән 12 команда катнашты. Ярыш районда шахмат спорт төрен популярлаштыру, сәлатле уенчыларны сайлап алу, укучылар арасында дуслык җепләрен ныгыту максатыннан үткәрелде.