Кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларының тотрыклы үсешен һәм коммерция эшчәнлеген уңышлы алып баруны тәэмин итү максатларында Әтнә муниципаль районы эшмәкәрлек бергәлеге вәкилләре белән эшлекле очрашу оештырылды. Чарада Әтнә муниципаль районы башлыгы Габделәхәт Гыйлемхан улы Хәкимов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Рәфкать улы Шаһиәхмәтов, шулай ук «АГЗРТ» АҖ генераль директоры Яков Вениаминович Геллер катнашты. Киңәшмә барышында кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары эшчәнлегенә ярдәм итү, шулай ук АГЗРТ системасы кысаларындагы эшчәнлекнең төп аспектлары каралды.