“Иңнәрдә көч,йөрәктә ут” мәдәни-спорт чарасы

2025 елның 24 феврале, дүшәмбе

23 Февраль  көнне район мәдәният бүлеге һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре тарафыннан оештырылган Ватанны саклаучылар көне уңаеннан “Иңнәрдә көч,йөрәктә ут” дип исемләнгән  мәдәни-спорт чарасы гөрләп узды.Әлеге бәйрәмдә3 әр кешедән торган 4 команда үзара көч сынашты. Бәйрәмебез үзәгендә ,иң уңган,иң булдыклы,чибәр,баһадир егетләр булды.Алдан билгеләнгән жюри әгъзалары һәр бәйгегә бәя биреп барды.Шулай итеп,бәйге уеннар белән районыбызның үзешчән артистлары чыгышы аралашып барды.Бәйрәмне карарга килгән тамашачы,мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан әзерләгән тәмле коймак,кайнар чәйдән авыз итте.Һәр чыгышны тамашачы алкышларга күмде.    Соңыннан, жюри чыгарган баллар буенча командаларга урыннар билгеләнеп,аларга диплом һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International