21 февральдә Әтнә районы халыкны эш белән тәэмин итү бүлегендә махсус хәрби операцияда катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзалары өчен вакансияләр ярминкәсе узды.
Чара махсус хәрби операцияда катнашкан хәрби хәрәкәтләр ветераннарына һәм махсус хәрби операцияда катнашучыларның гаилә әгъзаларына эшкә урнашу мәсьәләләрендә ярдәм итү максатыннан оештырылды . Чарада районның «Мирас+» ҖЧҖ, Россия Эчке эшләр министрлыгының Әтнә районы буенча идарәсенең эш бирүчеләре һәм «Ватанны саклаучылар» дәүләт фонды филиалының Әтнә районындагы социаль координаторы Гайнуллина Э.Р. катнашты. Ул мондый чараларның социаль адаптация һәм махсус хәрби операциядан кайтканнарга ярдәм итү өчен әһәмиятле булуын билгеләп үтте. Ярминкәдә катнашучыларга төрле һөнәрләр һәм белгечлекләр колачлаган 37 буш эш урыны тәкъдим ителде. ЦЗН белгечләре шулай ук консультация хезмәтләре һәм мәгълүмат бирү буенча хезмәтләр күрсәткән.