Олы Әтнә урта мәктәбендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты К.А. Нугаев катнашында " Ватанга хезмәт итү изге эш!" дигән парламент укулары узды. Дәрес барышында илебез тарихындагы сугышлар, илебез халыкларының, татар халкының батырлыклары, шулай ук бүген илебездә уза торган махсус хәрби операция турында сөйләштеләр. Укучылар депутатка үзләрен кызыксындырган мәсьәләләр турында сораулар бирделәр.