Әтнә үзәк китапханәсендә Казанда яшәп иҗат итүче үткен каләмле яшь язучы – Лилия Закирова белән очрашу үтте. Ул укучыларга үзенең “Яшерен мәхәббәт”, “Җылыт мине”, “Язылмаган китап”, рус телендә язылган “Приключения ёжки” китаплары аша таныш.
Бирегә язучының китапларын яратып укыган әдәбият сөюче укучылар җыелды. Очрашуга районыбызның “Күңел чыңы” иҗат берләшмәсе вәкилләре, Ташчишмә китапханәсенең “Сәйлән” берләшмәсе әгъзаләре дә чакырылган иде. Кичәбезне үзенең моңлы җырлары белән Рәзилә Шәрифуллина тагын да ямьләндереп җибәрде.