Олы Әтнә урта гомуми белем бирү мәктәбендә Әтнә район мәдәният йорты оештырган чаралар узды

2025 елның 13 феврале, пәнҗешәмбе

Бөек татар шагыйре, Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең тууына 119 ел тулу һәм Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 36 ел тулу уңаеннан 13 февраль көнне "Әтнә районы мәдәният йорты" хезмәткәрләре Олы Әтнә урта гомуми белем бирү мәктәбендә берничә чара үткәрделәр.

Муса Җәлилнең тормыш юлын, гаиләсен, батырлык турында шигыре чагылдырылган буклетлар таратылды. Муса Җәлил – олылар белән беррәттән,балалар өчен дә бик күп иҗат иткән.Аның иҗатын балалар кечкенәдән белергә,өйрәнергә тиеш.Шагыйрьнең шигырьләрен дөрес,сәнгатьле итеп,аңлап,сөйләү күнекмәләрен үстерү максатыннан,без балаларга мастер класс үткәрдек.Шагыйрь әсәрләрендәге геройлар кебек илгә,халыкка тугърылыклы,намуслы,дус,бердәм булып үсәргә өйрәтү төп бурычларыбызның берсе!
1979 елның 25 декабреннән,1989 елның 15 февраленә кадәр барган бу сугыш беркемне дә битараф калдырмады.Сугыш 9 ел 1 ай һәм 18 көн дәвам итә.15 февраль сугышчыларны искә алып,аларга ихтирам йөзеннән,Әфган сугышы - “Кызыл тюльпан” символы булган Бөтенроссия акциясе игълан ителде.
Укучыларга төсле кәгазьләрдән “Кызыл тюльпан –Ләлә чәчәге”нә мастер класс үткәрелде. Балалар үз куллары белән матур-матур чәчәкләр ясадылар,бик теләп катнаштылар.Әлеге мастер класс – матурлык кына тудырып калмый,балаларга файдалы кул эшләренә кызыксыну уята,сабырлыкка,пөхтәлеккә аларның игътибарларын камилләштерергә ярдәм итә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International