Әтнә үзәк китапханәсендә “Әхлак – яшәеш нигезе” дип исемләнгән әхлак дәресе узды. Әтнә районы мөхтәсибәте җирле мөселман дини оешмасы имам мөхтәсибе Наил Илдүс улы Сәгъдиев һәм Мөхәммәдия мәдрәсәсен тәмамлаган, районыбызның баш абыстае, мөслимәләр җитәкчесе Хәйруллина Хәлимә Габделкаюм кызы балаларны игелек, мәрхәмәтлелек, намуслык, әдәплелек, сабырлык кебек төшенчәләр белән таныштырдылар.
Чарабызны дәвам итеп укучыларга дисбе (тәсбих) ясау буенча осталык дәресе үткәрелде.