Әтнә район мәдәният йорты тарафыннан оештырылган Иске Өҗем авылының “Нугай" тавында "ТизЛәгән" тау шуу фестивале шаулап узды. Бу фестиваль 3 нче ел рәттән уздырыла. Кайнар коймак, хуш исле, тәмле чәй, попкорн һәм мармеладтан да авыз итәргә мөмкинлек бар иде. Фестивальдә төрле уеннар белән беррәттән халкыбызның онытылып барган милли уеннарга да өстенлек бирелде. Бәйрәмебезгә тагын да ямь өстәп, районыбызның үзешчән артистлары белән беррәттән, фестивалебезнең махсус кунагы Татарстанның атказанган артисты - Винарис Ильегет чыгыш ясады. "Нугай"тау башы бүген балаларның шатлыклы чыр-чу тавышыннан, олыларның рәхәтләнеп, дөньяларын онытып тау шууыннан гөрләп торды. Көне дә салкынча, кояшлы, искиткеч матур булды. Халык та күп килде һәм бик яратып, чын күңеленнән ял итте.