Гаилә елын һәм инвалидлар декадасын ябу уңаеннан бәйрәм концерты

2024 елның 10 декабре, сишәмбе

Г.Тукай исемендәге  Әтнә татар дәүләт драма театры бинасында Гаилә елын һәм инвалидлар декадасын ябу уңаеннан бәйрәм концерты узды. Әлеге концертта Әтнә район мәдәният йорты коллективлары, Әтнә балалар сәнгать мәктәбе укучылары, театр артистлары чыгыш ясады.Шулай ук, мөмкинлекләре чикле булган балалар да тамашачыларга үзләренең матур чыгышларын бүләк иттеләр. Әлбәттә чыгыш ясаган балаларга Кыш бабай белән Кар кызы үзенең бүләкләрен тапшырды. Чарага үрнәк гаиләләр дә чакырулы иде. Иң актив, иң үрнәк гаилә дип Күңгәр авылыннан Гатиятуллиннар гаиләсе табылды.Хәйрия һәм шәфкатьлелек эше шушы бер көн белән генә чикләнмәс, алдагы көннәрдә дә дәвам итәр дип ышанып калабыз. Үзебезнең кайгыртучанлыгыбыз аша, азга гына булса да,  батыр йөрәкле шәхесләрнең тормыштагы авырлыкларын оныттырып торыйк, аларга шатлыклы мизгелләр бүләк итик, киләчәккә өмет, алдагы көннәргә ышаныч уятыйк!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International