2024 елның 4 декабрендә район хакимиятенең актлар залында юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү комиссиясенең чираттан тыш утырышы булды. Аны Әтнә районы башкарма комитеты җитәкчесе, юл хәрәкәте иминлеге буенча район комиссиясе рәисе А.Ф. Каюмов җитәкләде.
Утырышта комиссия әгъзалары, авыл җирлекләре башлыклары һәм җаваплы җитәкчеләр, белгечләр катнашты. Чираттан тыш утырышны уздыруга 2024 елның 2 декабрендә Олы Әтнә-Күлле Киме автоюлының 6 нчы чакрымында үлемгә китергән юл-транспорт һәлакәте сәбәп булды. Шулай ук 2024 елның 21 ноябрендә Олы Әтнә авылының Б. Җиһаншин урамында һәм 2024 елның 29 октябрендә Ключи-Сап авылы янында зыян күрүчеләр белән булган юл-транспорт һәлакәтләре очраклары каралды.
Утырышта катнашучылар караган төп мәсьәләләр юл-транспорт һәлакәтләренең сәбәпләренә, аларның килеп чыгуына китерә торган шартларга, шулай ук аларны бетерүгә юнәлдерелгән чараларга кагылды.
Утырышта шулай ук түбәндәге мөһим сораулар каралды:
- Әтнә муниципаль районында, бигрәк тә юл-транспорт һәлакәте булган җирләрдә автомобиль юлларының торышы;
- зыян күрүчеләр белән булган юл-транспорт һәлакәтләренә махсус хезмәтләрнең реакциясе;
- Юл-транспорт һәлакәте урынында медицина персоналының гамәлләре алгоритмы.
Утырыш йомгаклары буенча юл-транспорт һәлакәтләрен булдырмый калуга һәм юл хәрәкәтен оештыру өлкәсендә хокук бозуларны профилактикалауга юнәлтелгән карарлар кабул ителде. Барлык кызыксынган оешмаларга һәм ведомстволарга тиешле күрсәтмәләр бирелде.