Әтнә муниципаль районында яшәүчеләргә түләүсез юридик ярдәм күрсәтү

2024 елның 16 сентябре, дүшәмбе

2024 елның 18 сентябрьдә сәгать 10нан 12гә кадәр хакимият бинасы актлар залында Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районында яшәүчеләргә түләүсез юридик ярдәм күрсәтү буенча чара уздыру планлаштырыла.

Очрашуда гражданнарны кабул итүне «Татарстан Республикасы дәүләт юридик бюросы»  вәкиле, Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнаша, кабул итү Олы Әтнә авылы, Совет урамы, 38 йорт адресы буенча башкарыла. Кабул итүгә 2-10-20 телефоны буенча язылырга мөмкин

 
 
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International