Татарстан Республикасы Рәисе премиясен бирү комитеты Татарстан Республикасында граждан җәмгыяте институтларын үстерүгә керткән өлеше өчен премиягә документлар кабул итә башлау турында игълан итте.
Премия коммерцияле булмаган сектор үсешенә зур өлеш керткән һәм проектлары иҗтимагый танылу алган социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмаларга бирелә. Шулай ук аны гражданнарга республикада гражданлык җәмгыяте институтларын үстерүгә күпьеллык шәхси өлеш керткән өчен тапшыралар.
Дәгъва кылучыларның документлары 2024 елның 23 сентябренә кадәр Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Казан шәһәре, Батурин урамы, 7А йорт. Элемтә өчен телефон: (843) 567-80-99.
Тулырак мәгълүматны сылтама буенча белергә мөмкин: https://oprt.tatarstan.ru/premiya-prezidenta-respubliki-tatarstan-za-vklad.htm.