"Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит"

2024 елның 14 августы, чәршәмбе

14 августта Габдулла Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драма театры театрының кече залында "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" акциясе узды. Әлеге  хәйрия акциясе  Республикабызда 2007 елдан бирле уздырыла,  ул аз керемле һәм күп балалы гаиләләргә, тәрбиягә алынган балаларга, инвалид балаларга ярдәм итү максатыннан уздырыла. Ел саен район предприятиеләре, ПАО «Таттелеком», мәгариф бүлеге, районыбыз мәктәпләре, социаль яклау бүлеге һәм мәдәният бүлеге,   битараф булмаган кешеләр катнаштылар. Балаларны һәм әти-әниләрне Әтнә район башкарма комитеты җитәкчесе  Каюмов А.Ф. котлады, бүләкләр тапшырганнан соң бәйрәм концерт номерлары белән дәвам итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International