Әтнәбезнең Ары авылында эшкә керешкәнче "Бәрәңге бәйрәме"н уздырырга булдык

2024 елның 13 августы, сишәмбе

Татарстан авылларында тиздән бәрәңге алыр чак җитә. Әтнәбезнең Ары авылында эшкә керешкәнче "Бәрәңге бәйрәме"н уздырырга булдык. 2024 нче елның 10 нчы августы  тарихка бик матур Ары авылында узган "Бәрәңге бәйрәме" белән кереп калыр.

  Бәрәңге бәйрәме булгач, чараның төп герое - бәрәңге инде .  Ары авылы халкының бакчасында үсә торган бәрәңге сортлары һәм алар турында мәгълүмат-күргәзмә, бәрәңге белән пешергән милли ризыклардан күргәзмә оештырылды. Милли брошь, изү остаханәсе дә эшләде. Бик күпләр үз куллары белән  милли орнаментлар ярдәмендә истәлеккә бизәлгән изү, брошь тагып киттеләр. Шулай ук, Гаилә елы уңаеннан "Иң матур,тату гаилә" исеме астында гаилә белән фотога төшү фотоконкурсын та игълан иттек.Нәтиҗәләре соңрак билгеле була.

 Шулай ук, чарага килгән катнашучыларны, кунакларны бәрәңгедән әзерләнгән ризыклар, кайнар коймак, тәмле шурпа һәм үләннәрдән ясалган хуш исле чәй белән сыйладылар. Хәтәли бәрәңгесе аеруча истә калды. Аның үз тарихы бар. Авылда Хәтәли исемле бер бабай яшәгән. Ул табага мул гына май салып, бәрәңгене урталай кыздырып ашарга яраткан. Кызган бәрәңгенең исе урамга ук таралган. Аның исеме Мөхәмәтгали булган, Хәтәли дип кушамат такканнар. Аныңча кыздырылган бәрәңгене Ары авылында, бүген дә, Хәтәли бәрәңгесе дип йөртәләр.

Бәрәңге бәйрәме район күләмендә үткәрелде. Әлеге кызыклы һәм күңелле бәйрәмгә ямь өстәргә һәм тәбрик итәргә Биектау,  Арча, Алексеевк,Апас,Питрәч районнарынан, хәтта күрше Мари-ил республикасыннан иҗади коллективлары килгән иде. Кунакка буш кул белән килмәгән кебек, алар да бәйрәмгә җыр-бию, фольклор күренешләр алып килгән. Кунак-коллективлар белән беррәттән, мәйдан уртасына танылган эстрада җырчыларыбыз да күчтәнәч-җырлары белән чыгыш ясадылар.

Җырчылар җырлаганда, халык күңел ачты, ял итте: мәйдан буйлап бәрәңге тәгәрәтте.

Менә шундый күтәренке рухта узды «Бәрәңге бәйрәме». Уйнадык та, көлдек тә, сыйландык та. Кунакчыл арылылар  зур рәхмәт! Бәрәңге пешкән учакның төтене һичкайчан сүнмәсен, ел саен үз янына халыкны җыйсын иде дип телик.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International