Саба муниципаль районының М.М. Миңнәхмәтов һәм И.Д. Миңнәхмәтов истәлегенә багышланган шахмат буенча ачык турнирында

2024 елның 5 августы, дүшәмбе

Районыбыз өлкәннәре арасында шахмат уеннарын үз итүче җанатарлар бик күп. Алар ел дәвамында район, республика күләм чараларда актив катнашалар. Чөнки даими ярышларда катнашып кына осталыкны арттыру һәр спорт төре өчен бик  мөһим.  Саба районында бертуган Миннахметовлар истәлегенә уздырылган ярышта районыбыз данын Сабиров Ирек, Хайрутдинова Лилия, Закирова Әлфия кебек оста шахматчыларыбыз яклады. Шахмат буенча ачык турнирда Әлфия апа Закирова 3 урынны яулап кайтты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International