Владимир шәһәрендә өлкә татар-башкорт халык бәйрәме Сабантуй узды

2024 елның 30 июле, сишәмбе

Владимир шәһәрендә өлкә татар-башкорт халык бәйрәме Сабантуй узды, аны оештыруда һәм үткәрүдә беренче мәртәбә Татарстан Республикасының Әтнә муниципаль районы вәкилләре һәм шулай ук Татарстан Республикасының танылган хөнәрченнәре дә катнашты. Владимир шәһәренең «Загородный» мәдәният һәм ял паркында тамашачыларга Сабантуйның төп сәхнәсендә зур бәйрәм концерт программасы, күп санлы мастер-класслар, татар уеннары, конкурслар, спорт ярышлары күрсәтелде. Традицион татар ризыгы-Гөбәдия әзерләү буенча  мастер-класс тамашачыларда зур кызыксыну уятты.
Бәйрәмнең төп өлеше милли көрәш турниры булды, анда балалар да, өлкәннәр дә катнашты. Татарстан Республикасының Әтнә районы вәкиле дә абсолют батыр булды.
Әтнә районы мәдәният хезмәткәрләре Владимир шәһәрендә яшәүчеләргә чын татар Сабантуе асылларын күрсәтеп кайттылар.
Владимир өлкәсе татар автономиясе Советы Рәисе Мөкатдәс Мортазин сүзләре: "Безнең максат үзебезнең Владимир өлкәсендә чын татар  Сабантуе күрсәтү иде диде һәм без Әтнә районы белән шушы нәтиҗәгә ирештек, үзебезнең Владимир өлкәсендә яшәүче халыкка һәм татарларга чын татар Сабантуен күрсәтә алдык".

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International