2024 елның 7 августында Әтнә муниципаль районының Олы Әтнә авылында Татарстан Республикасы буенча Баш федераль инспектор Виктор Демидов гражданнарны һәм юридик затларны кабул итәчәк. Кабул итү Татарстан Республикасы Прокуратурасы җитәкчелеге һәм Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча Тикшерү идарәсе белән берлектә узачак.
Гражданнар һәм юридик затлар ТР, Әтнә районы, Олы Әтнә авылы, Б.Җиһаншин ур., 87 нче йорт, "Габдулла Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы" бинасы адресы буенча кабул ителәчәк.
Кабул итүгә язылу дүшәмбедән җомгага кадәр 9.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр (843)221-80-36 телефоны буенча алып барыла.