Барлык мәктәп яны лагерьларында Россия көненә багышланган чаралар узды. Көн Россия Федерациясе гимны һәм бәйрәм тарихы белән танышудан башланды. Мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә "Дөнья күгәрчене" ясау буенча мастер-класс узды. Чара барышында дәүләт символларыбыз: Герб, Флаг һәм Гимн турында сөйләшенде. Көн "Мин Россиядә яшим” дип исемләнгән шигырь бәйгесе уздырылды. Балалар Россия, аның табигате, тарихы һәм кешеләре турында шигырьләр сөйләделәр. Россия көне - патриотик көчкә ия булган милли бәйрәм.