Ноябрь аенда башланган оешмалар арасында спартакиада уеннарына 1 июнь конне йомгак ясалды. Табигатьнең гүзәл почмагында 12 команда спартакиаданың иң соңгы уены җинел атлетика буенча көч сынаштылар. Йөгерү, туп ату, ераклыкка сикерү, эстафета, канат тарту. Бу уеннарның иң кызыклысы канат тарту булды. Монда һәр оешма үзенең командасы өчен чын күңелдән җан атты. Спартакиада уенарында беренче урынга Спорт мәктәбе, икенче урынга Мәгариф бүлеге, 3 урынга Олы Әтнә мәктәбе һәм мәктәптән тыш эшләр үзәге, 4 урынга район шифаханәсе лаек булды.