Бөтендөнья баларны яклау көне уңаеннан 28 нче май конне «Ашыт» спорт комплексы бинасында опекун һәм тәрбиягә бала алучы гаиләләр белән «Түгәрәк өстәл» янында очрашу үткәрелде. Очрашуда профилактика органнары вәкилләре катнашты. Алар кызыксындырган сорауларга җаваплар бирделәр. Җәйге ялларны оештыру буенча да эшлекле сойләшү булды. Опекунннарга һәм тәрбиягә бала алучыларга Әтнә районы башкарма комитетының «Рәхмәт хат» лары һәм сертификатлар тапшырылды.