9 Май көнне – “Туган ягым” мәдәният һәм ял паркында Бөек Җиңүнең 79 еллыгы зур итеп билгеләп үтелде. Парад,”Үлемсез полк”,веноклар куелды.Оешмалар,мәктәп укучылары,техникум студентлары,укытучылар,берсе дә читтә калмады.Быелгы бәйрәмдә халык башка елга караганда кубрәк иде.
Районыбыз башлыгы Габделәхат Гыйлемхан улы Хакимов бәйрәм белән котлап узенең иң изге теләкләрен җиткерде.
Г.Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драма театры бинасы янында “Полевая кухня”да зур казанда ботка пешерелде,учакта кайнар коймак чыжлап пешеп торды.Бәйрәмгә килгән халык боткадан,коймактан да авыз иттеләр.
Соңыннан,ветераннарыбыз хөрмәтенә бик матур концерт күрсәтелде.