Әтнә спорт мәктәбенең волейбол бүлегенә йөрүче укучылар ГТО нормативларын тапшырдылар

2024 елның 15 апреле, дүшәмбе

Әтнә спорт мәктәбенең волейбол бүлегенә йөрүче укучылар ГТО нормативларын тапшырдылар. Укучыларыбыздан ГТО сынауларын алуның беренче максаты сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, физик тәрбияләү булса, икенчесе аларда хезмәткә карата сөю тәрбияләү. Укучылар сынауларны тапшырып карап үзләренең тизлек, көч, җитезлек, чыдамлык кебек физик сыйфатларын сынап карадылар. Гомумән, ГТО сынауларын тапшырган һәр кеше көне буена җитәрлек яхшы энергия һәм уңай кәеф ала.

Барлык укучылар да сынауларны үтәделәр hәм яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International