Гаилә тарихында гасыр кайтавазы - тарихта без эзлебез

2024 елның 12 апреле, җомга

Арча район мәдәният йортында «Гаилә тарихында гасыр кайтавазы - тарихта без эзлебез» шәҗәрә бәйгесенең зона туры узды. Татарстан Республикасы Архив эше буенча дәүләт комитеты тарафыннан оештырылган бәйге быел 6 нчы тапкыр үткәрелә. Бәйгедә Кукмара, Арча, Саба, Теләче, Питрәч, Мамадыш, Биектау, Әтнә, Балтач районнарыннан килгән гаиләләр катнашты. Катнашучыларны Арча муниципаль районы башлыгы Илшат Нуриев һәм Татарстан Республикасының архив эше буенча Дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова сәламләде.
«Гаилә елында гаилә кыйммәтләрен зурлаучы, халкыбызның гореф-гадәтләрен берләштерүче әлеге чарада катнашучы һәркемгә рәхмәт сүзләрен җиткерәбез. Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк. Тел, милләт, иман кебек изге төшенчәләрне саклау гаиләдән башлана. Исәнлектә, илебез һәм милләтебез чәчәк атуына хезмәт итәргә язсын», - диде Илшат Нуриев.
Катнашучылар Мәдәният йорты фойесында милли гаилә ризыклары һәм шәҗәрәләрен тәкъдим иттеләр. Күргәзмәдән соң, бәйгенең иҗади өлеше узды.
Әтнәбездән, Олы Мәңгәр авылында яшәүче Хафизовлар нәселе катнашты. Алар Арча район җитәкчесенең махсус бүләгенә ия булдылар

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International