Апрель аенда милекче көне узачак

2024 елның 2 апреле, сишәмбе

 

Күршеләрне берләштерергә милекче көне дә ярдәм итәчәк – апрель аенда булачак вакыйга. Бу көнне фатир хуҗаларына ел саен үткәрелә торган онлайн-җыелышларда тавыш бирергә тәкъдим ителәчәк. КФЙ фатирлары хуҗалары сорауларны Госуслуги.Дом. дәүләт хезмәте кушымтасында булган өй чатларында оператив рәвештә тикшерә ала.

Акция 13 апрельдә «Госуслуги. Дом» мобиль кушымтасында башлана. «Дәүләт хезмәтләре» порталы «РФ цифрлы икътисады» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.

Кушымтада «Дәүләт хезмәтләре» порталындагы хисап язмасы ярдәмендә авторизацияләнергә мөмкин. Күчемсез милек, исәп-хисап приборлары һәм счетлар турында мәгълүмат автомат рәвештә йөкләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International