30 март көнне Байлар Сабасы районы спорт комплексында 2008 елда туган һәм аннан яшьрәк егетләр арасында су асты диңгезчесе көненә багышланган милли көрәш буенча ярыш узды. Саба, Кукмара, Балтач, Әтнә, Арча, Теләче, Мамадыш, Питрәч, Зеленодол районнарыннан һәм Казан шәһәреннән 100дән артык көрәшче келәмгә чыкты. Грамоталарны һәм акчалата бүләкләрне аларга су асты диңгезчеләр һәм су асты көймәләре хезмәткәрләре тапшырды. Безнең район көрәшчеләре ярышта уңышлы чыгыш ясадылар. Мөхәммәтшин Ильяр Ирек улы 1 урынны яулады һәм икенче ел рәттән "Иң намуслы көрәшче" номинациясендә истәлекле статуэтка белән бүләкләнде. Барлык җиңүчеләрне һәм ярышта катнашучыларны котлыйбыз. Тренерлары: Шәрәфиев Радик Ирек улы һәм Сафин Руслан Җәмил улы.