Күңгәр урта гомуми мәктәбендә ГИБДД инспекторы Мөхтәзиров Ренат Радикович белән очраштылар

2024 елның 25 марты, дүшәмбе

22 март  көнне  каникуллар алдыннан юл куркынычсызлыгын кисәтү максатыннан  Күңгәр урта гомуми мәктәбендә 1-6 сыйныф укучылары  ГИБДД инспекторы Мөхтәзиров Ренат Радикович белән очраштылар. Чара барышында яшь юл хәрәкәте испекторлары үз эшчәнлекләре белән таныштырдылар. Ренат Радикович урамнарда һәм юлларда җәяүлеләр , велосипедта йөрүчеләр өчен  юл йөру, куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшереп узды. Алга таба инспектор балаларның сорауларына җавап бирде.
Шулай ук инспектор “ Куркынычсыз тәгәрмәч-2024 ” конкурсына әзерлек буенча мастер класста да катнашты. ГИБДД инспекторлары белән аралашып тору безнең балалар өчен бик файдалы булыр дип ышанабыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International