Безнең район спортчылары Мөхәммәтшин Ильяр Ирек улы, Газимов Ранис Рафиль улы, Сабирова Фирүзә Фәнил кызы, Газимова Руфина Рафиль кызы өстәл теннисы буенча XXII ачык шәхси-команда Республика ярышларында катнаштылар. Турнир 7-10 мартта Байлар Сабасы районында узды. Ярыш РФ Спорт министрлыгының рәсми календарь планына кертелгән. Анда Россия, Белоруссия, Тадҗикстан һәм Кытайдан 278 спортчы катнашты.