15 февраль Ватаннан читтә хезмәт бурычын үтәгән россиялеләрне искә алу көне - Россия Федерациясендә үз Ватаныннан читтә интернациональ бурычын үтәгән сугышчы-интернационалистларны искә алу максатыннан рәсми истәлек датасы.
1989 елның 15 февралендә Әфганстаннан совет армиясе гаскәрләренең соңгы колоннасы чыгарылу га карата Олы Әтнә авылында Әфган сугыш ветераннары һәм студентлар һәйкәлгә чәчәкләр салдылар, сугышта һәлак булганнарны һәм кайткач вафат булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар.