Иске Өҗем авылында “Нугай” тавында “ТизЛәгән” тау шуу фестивале

2024 елның 13 феврале, сишәмбе

 Әтнә район мәдәният йорты тарафыннан Иске Өҗем авылында “Нугай” тавында “ТизЛәгән” тау шуу  фестивале шаулап узды. Кайнар коймак,җылы чәй,попкорн һәм татлы мамыктан да авыз итәргә мөмкинлек бар иде.
  Фестивальдә төрле уеннар белән беррәттән халкыбызның онытылып барган милли уеннарына да өстенлек бирелде.
Бәйрәмебезгә тагын дә ямь өстәп, фестивалебезнең махсус кунагы Миндияр Шәймәрдәнов чыгыш ясады.
  “Нугай” тау башы ул көнне балаларның  шатлыклы  чыр-чу тавышыннан,олыларның  рәхәтләнеп,дөньяларын онытып  тау  шууыннан гөрләп торды.Көне дә искиткеч матур булды,халык та күп килде һәм бик яратып,чын күңеленнән ял итте!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International