«Пушкин картасы» проекты кысаларында Әтнә үзәк китапханәсендә агач кисеменә рәсем ясау буенча осталык дәресе узды. Чара барышында китапханәче танылган рәссамнар Э.Зарипов, Б.Урманче, Х.Якупов, И.Рәфыйков иҗатлары тупланган китап күргәзмәсе белән таныштырды. Кызыклы да, мавыктыргыч та булган әлеге үзенчәлекле дәресне китапханәбезнең иң актив китап укучысы, рәсем сәнгатен яратучы Әскәрова Динә Наил кызы үткәрде. Чара барышында Динә бүгенге көндә акрил буяу ярдәмендә рәсем ясау декоратив һәм кулланма иҗатның популяр юнәлешләренең берсе булуы турында, кайсы очракта нинди буяу куллану кулай булуы һәм төрле рәсем ясау ысуллары белән таныштырды. Катнашучыларның һәрберсе агач кисемнәренә акрил буяулар ярдәмендә үз фантазиясен җигеп рәсем ясады.