8 нче Республикакүләм “Балкыш” үзешчән башкаручылар фестиваленең Гала-концерты

2024 елның 1 феврале, пәнҗешәмбе

Яңа Әтнә мәдәният йортында Әтнә районы ветераннары арасында уздырылучы 8 нче Республикакүләм “Балкыш” үзешчән башкаручылар фестиваленең Гала-концерты булып үтте. Фестивальгә пенсия яшендәге катнашучыларыбыздан барлыгы 64 заявка килгән иде. Гала - концертка 37 концерт номеры үтеп, анда 80 кеше катнашты. Өлкәннәребездән һәрберсенең дә үз шөгыле бар. Берәүләр җыр-биюгә оста булса, кайберләре сөенеч -шатлыкларын һәм эчке кичерешләрен дәфтәр битләренә төшереп, үзләре иҗат җимешләрен-шигырьләрен тамашачыга бүләк иттеләр.

Ә инде, гала-концертта җиңү яулаган ветераннарыбыз 5 Март көнне Арча шәһәрендә узачак “Балкыш” зона турына юллама алдылар. Аларга чыгышларында уңышлар теләп калабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International