Әтнә үзәк балалар китапханәсендә 5нче сыйныф укучылары өчен “Минем гаиләм – минем байлыгым” исемле әхлак дәресе үткәрелде. Кичә барышында укучылар “Мин һәм минем гаиләм” темасына анкета тутырдылар. Анкета нәтиҗәләре буенча балаларда гаилә кыйммәтләренең формалашу дәрәҗәсен билгеләнде. Укучылар буыннан-буынга тапшырыла торган мәкальләр һәм әйтемнәр белән дә таныштылар.