Әтнә үзәк китапханәсездә 2024 ел Рәсәйдә Гаилә елы уңаеннан “Гаиләм кыйммәтләре” дип исемләнгән аралашу сәгате үткәрелде. Әлеге чарага китап укучы әниләр балалары белән бергә чакырылган иде. Чара башында баш китапханәче Гыйләҗева Рүзилә Мәхмүт кызы гаиләдәге рухи һәм әхлакый кыйммәтләр турында, ата-бабалар тәҗрибәсе һәм тәрбиясе, гаилә мөнәсәбәтләре, үрнәк гаиләдәге гореф-гадәтләр турында сөйләп үтте. Кичәгә килгән кунаклар өчен китапханәче Ногманова Йолдыз Рүзәл кызы милли орнаментлы брошь ясау осталык дәресе күрсәтте. Кичә фикер алышу, җылы аралашу белән бик күңелле үтте.