27 январь көнне Күлле-Киме төп гомуми белем бирү мәктәбендә Гаилә елын ачу тантанасы узды. Бәйрәмгә укучыларның әти-әниләре һәм мәктәпнең педагогик составы чакырылган иде. Спорт сәгате ата-аналарның, педагогик составның һәм, әлбәттә, тәрбия буенча директор киңәшчесенең актив катнашуы аркасында чын спорт бәйрәменә әверелде.