Бөтенроссия эшкә урнаштыру ярминкәсе старт алды

2023 елның 17 апреле, дүшәмбе

14 апрельдә Бөтенроссия эшкә урнаштыру ярминкәсе старт алды. "Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге башкарма секретаре белән бергә Әтнә районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә район оешмалары вәкилләре катнашында вакансияләр уздырылды. Ярминкәгә студентлар, эш озләуче гражданнар, эшсезләр килде. Анда
♦️ГАПОУ Г. Тукай исем.Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы;
♦️ ГАУСО КЦСОН Изгелек;
♦️АО Татмедиа РГ Этнэ Таны филиалы эш бирүчеләре катнашты,

♦️ООО «Мирас+»;
һәм хәрби комиссариат вәкилләре, Арча һәм Әтнә районнары буенча хәрби комиссар чакырылды.
Вакансияләр тәкъдим ителгән: медицина хезмәткәре, укытучы, кадрлар буенча белгеч, психолог, социаль хезмәткәрләр, пешекчелэр.

Кунаклар вакансияләр, үзәк белгечләренең хезмәт һәм мәшгульлек мәсьәләләре буенча консультацияләре турында кирәкле мәгълүмат алдылар. Чараның максаты - район халкын эшкә урнаштыруга ярдәм итү, вакансияләр турында мәгълүмат алу мөмкинлекләрен киңәйтү.
Ярминкә нәтиҗәләре буенча катнашучыларга эшкә урнашуга юлламалар бирелде.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International