Әтнә район территориясен чистарту, төзекләндерү һәм яшелләндерү буенча өмә узды.Өмәгә авыл җирлеге хезмәткәрләре, оешма һәм учреждение коллективлары чыкты. Инвентарь белән коралланып, өмәдә катнашучылар территорияне тәртипкә китерделәр. Алар чүп-чар җыйдылар, узган елгы үләннәрне һәм яфракларны җыеп алдылар. Мондый өмәләр районыбызның барлык авыл җирлекләрендә дә үткәрелде.