Габдулла Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театрының зур залында Әтнә мәдәният бүлеге тарафыннан әзерләнгән “КВН" ярышының финалы булып узды.Бу финалда биш команда: Олы Әтнәнең "Ыржыйн-пыржыйн", Югары Сәрдәнең- "Әрле-бирле", Күәмнең - "Аннан-моннан", Бәрәскәнең-"99", Комыргуҗаның-"Хипеш" командалары көч сынашты. Командалар һәрберсе тырышты,үзләренең юмор хисләренең никадәр бай икәнлекләрен күрсәттеләр. 1 урын Олы Әтнә "Ыржыйн-пыржыйн",2урын Комыргуҗа "Хипеш", 3урын Бәрәскәнең "99" командалары урыннар яуладылар.