«Бергә тапшырабыз. Ата-аналар БДИ тапшыру көне

2023 елның 31 марты, җомга

2023 елның 28 мартында Олы Әтнә урта гомуми белем бирү мәктәбендә «Бергә тапшырабыз. Ата-аналар БДИ тапшыру көне» Бөтенроссия акциясе кысаларында рус теленнән имтихан үтте. Чарада чыгарылыш укучылары әти-әниләре, педагоглар, «Бердәм Россия» фракциясе депутаты Мөхәммәтгалиева Равилә Рәкип кызы, мәгариф бүлеге начальнигы Фатихов Рафис Рәфкать улы катнашты.

   Әлеге акциянең максаты - ата-аналарны имтихан процедуралары белән таныштыру. Акциядә катнашучылар БДИ үткәрүнең барлык этапларын уздылар: имтиханга теркәлү процедурасы, аудиториядә эш урыннарының ничек булуы белән танышу, имтихан уздыру пунктында контроль үлчәү материалларын бастыру һәм сканерлау, шулай ук 2023 елда рус теленнән БДИ материаллары белән танышырга мөмкинлек бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International