25 март көнне Түбән Көек төп мәктәбе базасында “Без бергә” халык иҗаты Республика балалар фестиваленең район туры узды. Чыгышларны бәяләү өчен хөрмәтле жюри әгъзалары итеп Әтнә балалар сәнгать мәктәбе укытучылары чакырылган иде. 7 номинациягә барлыгы 63 гариза килде. I нче дәрәҗә лауреат исеме алган җиңүчеләребез 4 нче апрель көнне Мамадыш шәһәрендә районыбыз данын яклаячак. Аларга уңышлар телибез!