V Халыкара «Җәлил укулары»

2023 елның 27 феврале, дүшәмбе

2022 елның октябрендә старт алган V Халыкара «Җәлил укулары» әдәби бәйгесе Бөтендөнья татар конгрессы, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан гамәлгә ашырылды. Быелгы бәйгегә 40 меңнән артык гариза кабул ителде. Шигырьләр 23 телдә яңгырады. Бәйгенең финалына 836 катнашучы узды. Шуларның 115е җиңүче дип билгеләнде. Күңгәр урта гомуми белем мәктәбенең 11 нче сыйныф укучысы Габдрахманова Ландыш Альберт кызы III дәрәҗә җиңүче булды. Җитәкчесе – Госманова Зөһрә Рәшит кызы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International