2022-2023 нче еллар сезонында «Мәктәп волейбол лигасы»

2023 елның 16 феврале, пәнҗешәмбе
2023 нче елның 14 нче һәм 15 нче февралендә Ашыт спорт комплексы базасында
2022-2023 нче еллар сезонында «Мәктәп волейбол лигасы» турнирының муниципаль
этабы кысаларында егетләр һәм кызлар арасында волейбол ярышлары узды. Ярышларда
барысы 9 мәктәп катнашты. Волейбол ярышлары нәтиҗәләре буенча урыннар
түбәндәгечә бүленде:
Кызлар командасы арасында:
1 урын – Олы Мәңгәр төп гомуми белем мәктәбе;
2 урын – Күәм урта гомуми белем мәктәбе;
3 урын – Күңгәр урта гомуми белем мәктәбе.
Егетләр командасы арасында:
1 урын – Комыргуҗа урта гомуми белем мәктәбе
2 урын –Олы Әтнә урта гомуми белем мәктәбе;
3 урын – Күңгәр урта гомуми белем мәктәбе;
15 һәм 16 апрель көнне Кукмарада үткәрелә торган зона ярышларында, Олы Мәңгәр
төп гомуми белем мәктәбе кызлары командасы һәм Комыргуҗа урта гомуми белем
мәктәбенең егетләр командасы Әтнә районы өчен уйнаячаклар.
Җиңүче командаларны котлыйбыз! Киләчәктә уңышлар телибез!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International