Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы уңаеннан «Мин — Россия гражданы» темасы астында Парламент дәресе

2023 елның 13 феврале, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Председателе Фәрит Хәйрулла улы Мөхәммәтшин язган  күрсәтмә нигезендә мәктәбебездә Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы уңаеннан «Мин — Россия гражданы» темасы астында Парламент дәресе узды.  9-11 нче сыйныф укучылары белән Әтнә үзәк район больницасы баш табибы, Олы Әтнә авыл советы депутаты Яруллин Илдар Шәүкәт улы очрашты. Ул укучыларга үзенең депутатлык мәнфәгатьләре, аның алдында торган бурычлар, нәрсәләр өчен җавап тотуы, гражданлык бурычлары, илнең дәүләт төзелеше турында үтемле һәм кызыклы итеп сөйләде. Очрашу кара-каршы диалог формасында барды. Укучыларыбыз үзләрен кызыксындырган күп кенә сорауларга җаваплар алдылар. Очрашу ахырында Илдар Шәүкәт улы укучыларыбызны илебезнең актив гражданнары булырга чакырды. Кунагыбыздан соң мәктәбебезнең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Илшат Газим улы парламент эшчәнлеге, дәүләт төзелешенә багышланган уен-ярыш оештырты. 4 командага бүленгән укучыларыбыз үзара көч сынаштылар. Бу очрашу укучыларыбызның хокукый аңын үстерүдә, аларны патриотик рухта тәрбияләүдә, илебезнең дәүләт төзелешен белү буенча белемнәрен үстерүдә иң кулай, кирәкле һәм файдалы чараларның берсе булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International