Көрәш буенча Арча районы беренчелеге

2022 елның 19 декабре, дүшәмбе

17 нче декабрь көнне Арча шәһәрендә 2009-2010 елгы егетләр арасында “Айракс” сәүдә йорты җитәкчесе Локманов Әгләм  Тәвис улы бүләгенә көрәш буенча Арча районы беренчелеге булып үтте. Спорт мәктәбе укучылары үзләренең авырлык категорияләрендә Мөхәммәтшин Ильяр 2 нче урын, Хәкимов Риназ 2 нче урыннарны яуладылар. Җиңүчеләребезне котлыйбыз һәм алга таба да уңышлар гына  теләп калабыз!

Тренерлары Шәрәфиев Радик Ирек улы һәм Сафин Руслан Җәмил улы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International