2 нче декабрь көнне Яңа Әтнә мәдәният йортында Фәнәвил Галиевның "Корт" спектакле буенча Әтнә район мәдәниятхезмәткәрләре сәхнәләштергән "Авылым" спектаклен куйды. Комедия жанры гел шулай,башта көлдертә,аннан уйлата,елата да. Мәдәният хезмәткәрләре искиткеч осталык белән уйнадылар. Спектакльгә билетларны Пушкин картасы белән алу да оештырылган иде.Алдагы көннәрендә уңышлар, югары дәрәҗәләр теләп калыйк. Спектакльне сәхнәгә Дамир Сидеев куйды.