28 нче октябрь көнне Әтнә районы Күшәр авылында "Асылташ"фольклор фестивале булып узды.Бик күп районнардан Мари Иле,Балык Бистәсе,Арча,Биектау,Балтач,Теләче,Байлар Сабасы,Питрәч һәм үзебезнең Əтнә районыннан да үзләренең матур чыгышлары белән фольклор коллективлар катнашты.Бу фестиваль онытылып барган уеннарыбызны йола-бәйрәмнәребезне чыганаклардан күтәреп,хәтердә торгызып тормышыбызга кире кайтару максатыннан әзерләнде.Барлык килгән коллективларның да чыгышлары искиткеч булды.Киләчәктәдә аларга иҗади уңышлар,халкыбызның онытылып барган милли йолаларын халыкка житкереп торуларын теләп калабыз.