Антикоррупцион юнәлештәге иҗади конкурсларга нәтиҗә ясалды

2022 елның 31 октябре, дүшәмбе

Мәгариф бүлегенең антикоррупцион планы нигезендә, 26 нчы сентябрьдән 19 нчы октябрьгә кадәр районыбыз мәктәпләрендә антикоррупцион конкурсның мәктәп туры үтте. Иң яхшы дип табылган эшләр район турына кабул ителделәр. 21 нче октябрьдә конкурсның район турына нәтиҗә ясалды. Антикоррупцион юнәлештәге иҗади конкурсларның положениеләре нигезендә, “Бел һәм юл куйма!” конкурсына яшь категорияләрен исәпкә алып “Укучылар” номинациясе буенча 5 плакат, 4 видеоролик;  “Киләчәкне коррупциясез төзибез” иншалар конкурсына 1 эш; “Коррупциягә “Юк!” дибез” туган телдә язылган иншалар конкурсына 6 эш республикага җибәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International