«Гаилә архивын тапшырыгыз» бәйгесе

2022 елның 20 сентябре, сишәмбе

Гаилә архивын тапшырыгыз» бәйгесе

«2016-2024 елларга Татарстан Республикасында архив эшен үстерү Дәүләт программасын раслау турында» Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 10.06.2016 № 395 карары кысаларында Татарстан Республикасы архив эше буенча Дәүләт комитеты «Гаилә архивын тапшырыгыз» дигән республика конкурсы үткәрә. Әлеге конкурс яшь буынга илебез һәм туган як тарихын өйрәнү нигезендә патриотик тәрбия бирүгә ярдәм итү максатыннан Гаилә тарихы объективы аша үткәрелә.

Конкурста физик затлар - гаилә архивлары хуҗалары катнаша. Конкурста катнашу бушлай һәм ирекле.

«Гаилә архивын тапшырыгыз» бәйгесе ике этапта үткәрелә:

 муниципаль (05.09.2022-14.10.2022),

 республика (14.10.2022-3.10.2022).

Конкурска Татарстан Республикасының барлыкка килү, үсеш тарихын чагылдыручы гаилә архивлары кабул ителә (гаилә архивларының төп нөсхәләре «Татарстан республикасының Дәүләт архивы» ДБУ саклавына эләгә).

 Җиңүчеләр дипломнар һәм акчалата призлар белән бүләкләнәләр:

 50 000 сум – I урын өчен

 30 000 сум – II урын өчен

 20 000 сум – III урын өчен.

 Конкурсның муниципаль этабында катнашу өчен гаризалар Татарстан Республикасы Әтнә районы Башкарма комитетының архив секторы тарафыннан электрон рәвештә һәм/яки 2022 елның 12 октябренә кадәр кабул ителә. Барлык сораулар буенча Сез Татарстан Республикасы Әтнә район Башкарма комитетының архив секторына түбәндәге адрес буенча мөрәҗәгать итә аласыз: Олы Әтнә авылы, Совет урамы, 63, тел.2-10-28.

 Архив секторы мөдире Фидаева Роза Фаил кызы, эл. адрес: Roza.Fidaeva@tatar.ru.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International