«Шома Бас» бию буенча V Халыкара фестиваль-конкурсы

2022 елның 26 мае, пәнҗешәмбе

Йошкар - Ола шәһәрендә «Шома Бас» бию буенча V Халыкара фестиваль-конкурсы узды. Быел фестиваль Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга, Россия халыкларының мәдәни мирас елына һәм Мари Эл республикасының Татар мәдәнияте республика үзәгенә 25 ел тулуга багышланган иде. Күпсанлы катнашучылар арасында Әтнә районының "Ал чәчәк" бию коллективы (җитәкчесе Абдуллина Алия Ринат кызы) да бар иде.  "Халык биюе", "Халык биюен стилизацияләү" номинацияләрендә катнашып "Ал чәчәк" бию коллективы - 1 нче дәрәҗә Лауреат исеменә лаек булдылар.  Әтнә балалар сәнгать мәктәбе укытучысы Бариев Булат Марат улы "Халык биюе" номинациясендә катнашып шулай ук 1 нче дәрәҗә Лауреат исемен яулады. Җиңүчеләребезне котлыйбыз һәм киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International